Дәүләт Комитетында туристлык тармагының вәкилләренә бүләкләр тапшырдылар

27 сентябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының туритстлык буенча дәүләт комитетында Ботендөнья туритслык көне уңаеннан туристлык тармагының вәкилләрен бүләкләү тантанасы узды.

Дәүләт комитетының рәисе Сергей Иванов кунакханә җитәкчеләренә, рестораторларга, туроператорларга, экскурсиячеләргә, укытучыларга, музей хезмәткәрләренә, муниципаль хезмәткәрләргә, туристларга 1001 ләззәт һәм онытылмаслык истәлекләр бүләк итү бурычы белән берләшкән барлык кешеләргә мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования