Сергей Иванов укучылар белән очрашу уздырды.

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Үзенең һөнәри бәйрәмендә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының рәисе Сергей Иванов Казанның Мәскәү районының 20нче номерлы мәктәпкә юл тотты. Анда ул 9-11 сыйныф укучылары өчен һөнәри ориентация дәресе үткәрде.

 Дәрестә дәүләт комитетының рәисе һәм хезмәткәрләре Татарстан Республикасының туристик үзәкләре турында, бөтен Рәсәйнең һәм дөньяның туристларында безнең республикага карата үскән кызыксынуы турында һәм шулай ук туристик ташкынына тээсир иткән факторлар турында сөйләделәр. Туристлык тармагы өчен квалификацияле кадрлар әзерләүче уку йортлары турында җентекләп сөйләштеләр, волонтерлар хәрәкәте темасын кузгаттылар.

Сергей Иванов билгеләп үтте: «Профессионаллар вакыты җитте. Заманча, югары көндәшлек булган мохиттә махсус белемнәрсез эшләү кыен. Белгечләргә ихтыяҗ бик югары һәм укучылар белән мондый очрашулар аларга карарга килү, укырга килү һәм аннан соң безнең бик кызыклы һәм кирәкле тармакта эшли башларга булышыр дип ышанасы килә».

Дәрес ахырында укучылар бәйгенамәдә катнашты, аның җиңүчеләре виртуаль чынбарлыкның очколарын алдылар.

Билгеләп үтик, 20нче номерлы урта мәктәп очраклы рәвештә генә сайланмаган – аның укучылары «Үткәннәргә сәяхәт» бәйгесенең актив катнашучылары. 2017 елда бәйге нәтиҗәләре буенча мәктәпнең ике укучысы Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының махсус призлары белән бүләкләнделәр.

 Исегезгә төшерик, 27 нче сентябрьдә безнең илдә менә инде 35 ел бәйрәм ителә торган Бөтендөнья туристлык көне билгеләп үтелә.

Бәйрәмнең максаты – туристлыкны пропагандалау, дөнья берләшмәсенең икътисадына өлеш кертүен күрсәтү, төрле илләрнең халыклары арасындагы бәйләнешне үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International