Дәүләт комитетында Туристлык буенча федераль агентлыкның квалификацияне күтәрү турындагы таныклыкларны тапшырдылар

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Бүген Дәүләт комитетында укытуның беренче этабын тыңлаучыларга билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне күтәрү турындагы таныклыклар һәм Туристлык буенча федераль агентлыкның сертификаты тапшырылды.

«Рәсәй Федерациясенең эчке һәм халыкара туристлыкны үстерү (2011-2018 еллар)» федераль аерым бер максатка билгеләнгән  программа кысаларында Туристлык буенча федераль агентлык «Туристлык индустриясе белгечләренең квалификациясен күтәрү һәм аларны әзерләү гомуммилли системасы» проектын тормышка ашыра.

Система туристлык индустриясе белгечләренең һәм шул исәптән иерархиянең түбән баскчында урнашкан эшләүчеләрнең квалификациясен йөреп һәм читтән торып күтәрүен күздә тота. Программалар үз эченә туристлык индустриясенең заманча урынын чагылдыра торган иң зарур мәсьәләләрне ала.

2018 елда Туристлык буенча федераль агентлык (Ростуризм) федераль бюджет хисабына квалификацияне күтәрү һәм яңадан һөнәри әзерләү программалары буенча укыту үткәрә.

Татарстан Республикасының туристлык һәм кунакчыллык өлкәсендә эшләүче 150 дән артык белгеч әлеге проект кысаларындагы квалификацияне күтәрү өчен теркәлүне уңышлы уздылар.

Программада Татарстан Республикасы тарафыннан кунакханәләр, уку йортлары, туристлык оешмалар вәкилләре, Татарстан Республикасының экскурсиячеләр гильдиясе һәм шулай ук туристлык өлкәсендәге хакимият органнары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International