Иран Ислам Республикасының туроператорлар вәкилләре комитетны күрергә килдt.

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Сергей Иванов Татарстанга танышу визиты белән килгән Иран Ислам Республикасының туроператорлары белән очрашты. Очрашуда Татарстанның туристлык мөмкинлекләре тәкъдим ителде, роликлар күрсәтелде, шулай ук сорау-җавап рәвешендә Республикадагы туристлык буенча иң кызыклы мәсьәләләр турында фикер алышынды.

Кунаклар Татарстанда сентябрьның 16-нан алыпы 20-нә кадәр Татарстан Республикасы буенча реклама-мәгълүмат туры кысаларында булачак. Бу вакыт эчендә алар Казан һәм Зөя утрау-шәһәрчеге, Бөек Болгар кебек төп туристлык үзәкләрне күрәчәкләр. Монда алар яңа «Кол Гали Резорт һәм СПА» кунакханә комплексы белән танышачак. Шулай ук визит вакытында алар Казан кунакханәләре белән танышачак һәм Республиканың туроператорлары белән очрашулар уздырачак.

Исегезгә төшерәбез, 2 сентябрьдә Иранның «ATA Airlines» авиакомпаниясе Тәһран һәм Казан арасында беренче турыдан-туры авиарейс башкарды. Даими рейслар атнага ике тапкыр һәр пәнҗешәмбе һәм якшәмбе башкарыла, очу вакыты – 3 сәгать 20 минут.

Казан-Тәһран-Казан авиабилетларын компаниянең www.ataticket.com сайтында онлайн сатып алып була, бәясе 137 АКШ долларыннан алып 164 АКШ долларына кадәр тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International