Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасының Туристлык
буенча дәүләт комитеты
рус
тат
eng
Сорау бирү
Дәүләт комитеты турында
Дәүләт комитеты турында
Госкомитетлык җитәкчелеге
Дәүләт комитеты структурасы
ТАРИХИ БЕЛЕШМӘ
Эшчәнлек
Инвестицион проектлар
Кадровая политика
Планнар һәм программалар
Дәүләт хезмәте
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Бәйгеләр
Файдалы мәгълүмат
Бушлай юридик ярдәм
Документлар
«ДӘҮЛӘТ ИДАРӘСЕНЕҢ ЭШЧӘНЛЕГЕН РЕГЛАМЕНТЛАШТЫРА ТОРГАН ДОКУМЕНТЛАР»
Кирәкле мәгълүматлар
Телефонный справочник
Рәхим итегез
Татарстан турында гомуми мәгълүмат
Туристские центры Республики Татарстан
Указанной новости на сайте не найдено
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
ноябрь 2019 ел.
Татарстан Республикасы икенче ел рәттән иң яхшы гастрономия туристлыгы өчен Рәсәй регионы буларак National Geographic Traveler журналының премиясен яулады.
2019 елның 28 ноябрендә Мәскәү шәһәрендә National Geographic Traveler Awards 2019 премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Татарстан Республикасы тавышлар саны буенча Дагестан Республикасы, шулай ук Мәскәү, Ростов, Новосибирск өлкәләрен узып китеп “Рәсәй гастрономия туристлыгы” номинациясендә җиңүче булды.
Екатеринбургта "Бөек Идел юлы" төбәкара проекты тәкъдим ителде
29 ноябрьдә Екатеринбургта Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан төбәкара маршрутларга һәм аларга музей объектларын кертүгә багышланган презентация чарасында катнашты. Пленар утырыш кысаларында Екатерина Барабанова Идел буе федераль округының 14 регионын берләштерүче "Бөек Идел юлы" төбәкара проекты турында сөйләде Екатерина Барабанова үз чыгышында төбәкара проектларны булдыруда музейларның ролен, шулай ук Россия һәм халыкара туризм базарларында "Бөек Идел юлы" проекты перспективаларын билгеләп үтте. «Хәзерге вакытта Идел буе федераль округы регионнарына 9 млн.турист килә, ә бер көнлек кунакларны да исәпкә алып, 14 млн. нан артык кеше. "Бөек Идел юлы" проекты ярдәмендә без бу санны шактый арттырачакбыз дип ышанабыз»,- диде Екатерина Барабанова.
28
ноябрь 2019 ел.
Казанда «Чыганакларга сәяхәт» X республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды
Бүген «Казан Ривьерасы» кунакханә-күңел ачу комплексында «Чыганакларга сәяхәт» X республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. 2019 елда «Чыганакларга сәяхәт» конкурсы үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтә. «Чыганакларга сәяхәт» - Татарстанда үзләренең мәдәни мирас һәм өстенлекле туристлык үзәкләрен үстерү белән бәйле инновацион туристлык проектларын гамәлгә ашырып, Татарстан Республикасында эчке һәм читтән килүчеләр туризмын үстерергә әзер балалар һәм яшьләр аудиториясенә юнәлдерелгән беренче конкурс. Бәйгене оештыручы - Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты. «Чыганакларга сәяхәт» конкурсы уздырылган 10 ел дәвамында иң актив катнашкан, шушы дәвердә иң күп санда гаризалар биргән Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм Казан шәһәре мәктәпләре бүләкләнәчәк. 2019 елда конкурс Балачак унъеллыгы кысаларында уздырыла торган Татарстан Республикасы чаралары планына кертелде. 2019 елда бәйгегә Татарстан Республикасының 35 районыннан 158 гариза кергән. Бүләкләү тантанасына бөтен Татарстаннан яшь катнашучылар килде, алар җиңүчеләр исемнәрен белеп кенә калмыйча, бәйрәм тамашасын да карады.
27
ноябрь 2019 ел.
Венгриянең «1000 юл» туроператоры вәкиле Татарстан Республикасының туристлык объектлары белән танышты
24-27 ноябрьдә Татарстан Республикасында реклама-мәгълүмат туры кысаларында Венгриянең Россия Федерациясенә туристлар җибәрү белән шөгыльләнүче «1000 юл» туроператоры вәкиле булып китте. Программага Зөя утрау-шәһәре, Бөек Болгар һәм Казанның истәлекле урыннарында булу кертелгән иде. Кунак туристлык объектлары инфраструктурасы һәм эшләп килүче туристлык маршрутлары белән танышты. Сәфәр нәтиҗәләре буенча уртак туристлык продукты булдыру планлаштырыла. Агымдагы елның 30 октябрендә «Казан-Будапешт» турыдан-туры рейсы ачылу сәбәпле, Венгрия Республикасыннан туристлар агымы арту көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз