Дәүләт комитеты инглиз җанатарын үзенә кунакка чакырды

2018 елның 22 июне, җомга

Твиттерда инглиз җанатары Джастин Уоллей урнаштырган хәбәр популярлык җыя. Казанга футбол буенча дөнья чемпионатына килгән җанатарга шәһәр шуның кадәрле зур тәэсир калдырган ки, хәтта ул хәзер монда яшәргә һәм туризм өлкәсендә эш табырга да тели икән.

Үзенең аккаунтында Джастин Татарстан турында тәэсирләр белән рәхәтләнеп бүлешә, һәм, чыннан да, аңа бездә барысы да ошый ахры. Җанатар биредәге ризыкларны бик мактый, аеруча, милли колорит белән барлыкка китерелгән фастфудны. Моннан тыш, аңа паблар, җанатарлар фестивале зонасы, шәһәр һәм үзе бушка утырып килгән поезд да бик ошый. 

 Кунакның мондый мөнәсәбәте игътибарсыз калмады: аның энтузиазмын Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты күтәреп алды һәм хәзер ул комитет рәисе Сергей Иванов белән шәхси очрашуга чакырулы. "Без һәрвакыт Республикабызга карата булган ихлас кызыксынуга бик шатбыз һәм бездә эшсөючән кешеләр өчен һәрвакыт эш бар", - дип ведомстворың пресс-хезмәте исеменнән язылган җавап хатында әйтелә. 

 

Джастинның Твиттерына сылтама: https://mobile.twitter.com/JustinWalley10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International