12 апрель көнне Федераль монополиягә каршы хезмәтнең уку-укыту үзәгендә "Вакыйгалы туризм - территорияләрнең төп үсеш факторы" дип исемләнгән «ТУР-ФАКТОР 2018» IХ халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференцияне оештыручылар: Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты, Казан (Идел буе) Федераль университеты, "Белем" фәнни-гамәли үзәге, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы Кунакханәләр берләшмәсе, "Татарстан Шифаханәләре" шифалану һәм ял итү оешмалары берләшмәсе.