Татарстан Республикасы Согуд Гарәбстанында узучы «Traveland Tourism Pioneers Forum 2018» күргәзмәсендә катнашты

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

15 февральдән алып 17 февральгә кадәр Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисләре "Казан-Арена" стадионы хезмәткәрләре белән берлектә Согуд Гарәбстанының Эр-Рияд шәһәрендә үткәрелгән «Travel and Tourism Pioneers Forum 2018» күргәзмәсендә Казан шәһәре һәм регионның туристик потенциалын тәкъдим иттеләр. 

Татарстан Республикасы аерым стенд белән күрсәтелгән иде. Шунда ук күргәзмә катнашучылары өчен мәгълүмати продукцияне өләшү һәм Татарстанның истәлекле урыннары турында 360 градус форматында видеороликлар күрсәтү оештырылган иде. 

Стендның кунаклары Казан, Бөек Болгар шәһәрләрен, Зөя утрау-шәһәрчеген кош очу биеклегеннән карый һәм бүләккә "cardboard" виртуаль чынбарлык күзлеген ала алдылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International