Казан кунакханәләрендә футбол Дөнья Чемпионаты вакытында оештырылачак куркынычсызлык кагыйдәләре буенча конференция тәмамланды

8 февраль 2018 ел., пәнҗешәмбе

Кичә Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасының Кунакханәләр берләшмәсе “ОТЕЛЬ ЭКСПО” мәгълүмати-күргәзмә проекты белән берлектә ГТРК “Корстон-Казан” бинасында “Урнаштыру чараларында иминлек: барысы да аңлашыла кебек, ләкин хәл итәсе мәсьәләләр бик күп” дип исемләнгән конференция тәмамланды. Казан, Мәскәү, Ульяновск һәм Россиянең башка шәһәрләреннән кунакханә, хостел, санаторий, ресторан хуҗалары һәм идарәчеләре, санитар табиблар, профильле белгечләр, кунакханәләргә кабул итү, урнаштыру һәм куркынычсызлык хезмәте җитәкчеләре, шулай ук, тукландыру (F&B)  өчен җаваплы хезмәткәрләр 2018 елда, футбол Дөнья Чемпионаты вакытында, Казан кунакханәләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү турында барлыкка килгән мөһим һәм бәхәсле сорауларга ачыклык кертер өчен җыелдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования