• 07.12.2017

    «Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе» үзенеӊ кунакларын көтә

    «Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе» Арча районы Яӊа Кырлай авылында янә үзенеӊ кунакларын көтә. Ул әкияттәгедәй чыршы урманында, Ия елгасы буенда, Казаннан 80 километрда Яӊа Кырлай авылында урнашкан. Әкияткә сәяхәт урман аланында башлана, анда кунакларны Шайтан каршы ала һәм кыш бабайныӊ биләмәсенә алып бара. Кыш бабайныӊ йортына кадәр кунакларга Шүрәле картасы буенча барырга туры килә. Кункаларны юлда күпсанлы маҗаралар көтә – борынгы әкиятләр, катлаулы табышмаклар, тылсым һәм могҗизалар һәм, шулай ук, әкият геройлары: Шүрәле – барлык урман юлларын һәм сукмакларын белүче (Урман иясе), дустанә һәм явыз булмаган Шайтан (Җен), күӊелле Убырлы Карчык, борынгы Аҗдаһа, көчле һәм кыю Батыр, гүзәл Алтынчәч, гашыйклар Таһир һәм Зөһрә – алар барысы да Кыш бабайга кунакка килүчеләрне каршы алачак һәм күңелле ял иттерәчәк.    
  • 07.12.2017

    АirBaltic кышкы чорда Казаннан Ригага рейслар башкаруын дәвам итә

    Airbaltic Латвия милли авиакомпаниясе кышкы чорга планнарын хәбәр итте. АirBaltic кышкы чорда, 2017 нче елныӊ 14 нче декабреннән 2018 нче елныӊ 25 нче январенә кадәр, Казаннан Ригага рейслар башкаруын дәвам итәчәк. Очышлар Казаннан Ригага атнага ике тапкыр Boeing 737 самолётында башкарылачак. Очышныӊ озынлыгы – 2 сәгать һәм 40 минут. Кышкы очышлар тәртибе авиакомпания сайтыныӊ броньлау системасына кертелгән һәм билетларны инде сатып алу мөмкинлеге дә бар.
  • 06.12.2017

    Сергей Иванов Iran Markaz компаниясе белән хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды

    5 нче декабрьдә Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетында Дәүләт комитеты белән Iran Markaz компаниясе (Иран Ислам Республикасы) арасында туризм өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую тантанасы булды. Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Iran Markaz компанисе директоры Якоб Гасеми 5 еллык хезмәттәшлек турындагы рәсми килешүгә кул куйдылар. Белешмә өчен: Iran Markaz компанисе Иран дәүләтенеӊ туризм һәм сәяхәтләр өлкәсе базарында эшли. Ул, беренче чиратта,чит ил туристларына дөньякүләм мәдәни мираска караган тарихи һәйкәлләрне килеп күрү мөмкинлеген үз эченә алган экскурсион программалар тәкъдим итә.
  • 06.12.2017

    Комитетта ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча эш семинар-киӊәшмә булып узды

    Ришвәтчелеккә каршы көрәш көне (9 нчы декабрь) алдыннан Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетында ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча эш семинар-киӊәшмә булып узды. Семинар-киӊәшмә барышында Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова дәүләт граждан хезмәткәрләренеӊ «Интернет» челтәрендә һәм социаль челтәрләрдә үз-үзләрен тоту мәсьәләләре буенча доклад белән чыгыш ясады.

Чаралар планы

Вакыйгалар календаре

Декабрь 2017 ел.

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
     1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Элемтәләр

Адрес:
420015, Казань шәһәре, М.Горького урамы,19
Телефон:
(843) 222-90-20
Факс:
(843) 222-90-51
E-Mail:
Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования